Бүген Лениногорск шәһәре прокуроры Марсель Марат улы Гимаев Лениногорск районының авыл җирлекләре башлыклары, администрация вәкилләре, банклар һәм эре предприятиеләр җитәкчеләре белән очрашуда мошенниклык темасын күтәрде.
Лениногорск районы халкы 7 ай эчендә мошенниклар аркасында 43 млн сум югалткан, дип билгеләп үтте ул.
Иваньчин Андрей Николаевич, полиция башлыгы:
"2025 елның 6 аенда 164 мошенниклык очрагы теркәлгән. Элек җинаятьчеләр "югалган туган"схемасын кулланып, өлкәннәргә ешрак шалтыраталар иде. Хәзер алар яңа хәйләләр кулланып, яшьләргә дә мөрәҗәгать итәләр"»
‼Хәзер үк туганнарыгызга һәм дусларыгызга шалтыратырга бер минут вакыт табыгыз.
Ят кешеләрнең үтенече белән беркайчан да акча күчермәскә!
--SMS кодларын, карта һәм паспорт мәгълүматларын хәбәр итмәскә.
-Иеләтә тикшерү - әгәр "банктан" яки "полициядән" шалтыратсалар, трубканы куярга һәм рәсми номер буенча шалтыратырга.
Уяу булыгыз һәм акчаларыгызны саклагыз!