Лениногорскида урып-җыю атналыгы йомгаклары буенча иң яхшы комбайнчыларга бүләкләр тапшырдылар

2025 елның 6 августы, чәршәмбе

Лениногорскида урып-җыю атналыгы йомгаклары буенча иң яхшы комбайнчыларга бүләкләр тапшырдылар. Чара «АПКда кадрлар» федераль проектының «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү»илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

«Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнур Шәмәрдәнов белән бергә урып-җыю атналыгы йомгаклары буенча иң яхшы комбайнчыларга лаеклы бүләкләр тапшырдылар.

Безнең хезмәт ярышлары лидерлары:

Шиапов Руслан Ранисович, «Август-Лениногорск» - 6887,2 центнер,

Мостафин Альберт Агдәс улы, «АГРО-ТРЕЙД» - 4419 центнер,

Сәхапов Әсхәт Әхәт улы, «Маркс» - 2880,5 центнер,

Хәбибуллин Азат Фәнзат улы,КФХ Хәбибуллин Ф.З. - 2275 центнер.

Аларга  җиңүче вымпелы һәм акчалата премиягә сертификат тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International