Лениногорскида Хәлил Исмәгыйль улы һәм Мәрьям Гариф кызы Ибраһимовлар гаилә тормышының 50 еллык юбилеен - «алтын» туйларын билгеләп үттеләр.
«Яшь парларга» беренче тапкыр «Горько»дип кычкыруларына 50 ел узды инде! 50 ел элек бу вакыйга ике яшь кешене очраштырган. Әлмәттә туганнарыбызда таныштык, бер-беребезне ошаттык, аннары симпатия хисе мәхәббәт хисенә әверелде. Һәм 1975 елның 2 августында яшьләр Лениногорск шәһәрендә өйләнешәләр.
Юбилярларны котларга Лениногорск шәһәре Башлыгы урынбасары Урманова Галия Котдус кызы һәм ЗАГС бүлеге начальнигы Хәлимова Кадрия Фәрит кызы килде. Алар юбилярларга таныклык тапшырдылар һәм исәнлек-саулык һәм озын гомер теләделәр!