Еш кына янгыннан – беркем дә иминиятләштерелмәгән дигән сүзләр ишетергә була. Ләкин бу алай түгел. Күпчелек очракта янгын-кешеләрнең янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә ваемсызлыгы һәм игътибарсыз мөнәсәбәте нәтиҗәсе. Көнкүрештәге янгыннарның төп сәбәпләре-беренче чиратта, ут белән саксыз эш итү (шул исәптән, тәмәке тартканда), электр җиһазларының төзек булмавы, мичләрне һәм көнкүреш электр җылыту приборларын эксплуатацияләгәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу.
Янгын вакытында иң куркынычы-каушау һәм паника. Ут һәм төтен куркынычсыз урынга чыгу мөмкинлеге азайганнан-азая барган кадерле минутлар китә. Менә ни өчен һәркем янгын чыкканда нәрсә эшләргә кирәклеген белергә тиеш.
• Янгын чыкканда бу хакта кичекмәстән 101 яки 112 телефоны буенча янгын күзәтчелегенә хәбәр итегез. Янгын турында дежурныйга хәбәр итеп, түбәндәге мәгълүматларны күрсәтергә кирәк:
- нәрсә янганын (фатир, чорма, подвал, индивидуаль торак йорт яисә башка) кыскача һәм төгәл тасвирларга;
- адресны атарга (торак пункт, урам исеме, йорт, фатир номеры);
- үз фамилияңне һәм телефон номерыңны әйтергә;
- кешеләргә, хайваннарга, шулай ук күрше биналарга һәм корылмаларга куркыныч яныймы-юкмы икәнен хәбәр итәргә.
Әгәр Сезнең телефонга керү мөмкинлегегез булмаса һәм бинадан чыгу мөмкинлеге булмаса, тәрәзәне ачыгыз һәм кычкырып үтеп баручыларның игътибарын җәлеп итегез.
Янгын турында мөмкин кадәр күбрәк кешегә хәбәр итәргә тырышыгыз.
Әгәр мөмкинлек бар икән, кешеләрне, хайваннарны, матди кыйммәтләрне коткару чараларын күрегез. Моны тиз һәм тыныч эшләргә кирәк. Беренче чиратта балаларны коткаралар, шул ук вакытта алар, куркып, еш кына карават астына, өстәл астына, шкафка һәм башкаларга качалар.
• Кешеләрне коткарганнан соң янгынны булган янгын сүндерү чаралары (янгын сүндергечләр), шул исәптән кул астындагылар (юрган, су, ком һ.б.) белән сүндерергә һәм милекне эвакуацияләргә керешергә мөмкин.
• Янгын сүндерүчеләрне чакырмыйча, янгынга каршы мөстәкыйль көрәшү катгый тыела.
• Янгынны үз көчегез белән сүндерә алмасагыз – янгынның күрше бүлмәләргә, бина һәм корылмаларга, янучан матдәләргә таралуын чикләү чараларын күрегез.
• Янгын сүндерү техникасы килгәч, аны каршы алырга һәм янгын урынын күрсәтергә кирәк.
Янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү-Сезнең иминлегегезнең, тормышыгызны һәм якыннарыгызның гомерен саклап калуның нигезе ул!
Янгынны сүндерүгә караганда кисәтү җиңелрәк!
Коткару хезмәтенең бердәм телефоны «112» яисә «101»