Лениногорск районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов Лениногорск горурлыгы — бокс буенча ике тапкыр Европа чемпионы Дарья Антипова һәм аның остазы Артур Галиуллин белән очрашты!
Безнең яшь чемпионкабыз-талантлы һәм тыйнак кыз — бокс буенча Европа беренчелегенең ике тапкыр җиңүчесе.
"Без сезнең белән горурланабыз, Дарья! Сез безнең яшьләр өчен чын үрнәк — үз үҗәтлегегез, максатчанлыгыгыз һәм нәтиҗәгез белән сез чемпионнар мегаполисларда гына үсә дигән стереотипларны нокаутлыйсыз!",- дип язган телеграм каналында район җитәкчесе.