Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районында гражданнарны кабул итү булды

2025 елның 22 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе тарафыннан расланган күчмә кабул итүләр графигы нигезендә, агымдагы елның 22 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы буенча бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе башлыгы урынбасары Гайнетдинова Гөлназ Мөнир кызы гражданнарны кабул итте. Очрашуга барлыгы 6 кеше килде. Кабул итү барышында үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын дәүләт теркәвенә алу, милекче алмашынуга бәйле техниканы яңадан рәсмиләштерү, тракторчы-машинист таныклыкларын бирү һәм алыштыру, тракторчыларны укыту буенча белем бирү процессы мәсьәләләре каралды.

 

Гөлназ Гайнетдинова шулай ук Дәүләт техника күзәтчелегенең Лениногорск районы бүлеге ветераны Стенькина Анна Максимовна белән очрашты һәм аны юбилее белән котлады, аңа күпьеллык хезмәте һәм Дәүләт техника күзәтчелеге хезмәтен үстерүгә керткән зур өлеше өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International