«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе эшчәнлегенең төп максатларыннан берсе-вәкаләтле контроль-күзәтчелек органнары тарафыннан Татарстан автомобиль юлларының юл полотносына җимергеч йогынты ясый торган авыр йөкле транспорт чараларының рөхсәтсез хәрәкәтен туктатуга юнәлдерелгән авырлык габаритлы контрольне инструменталь тәэмин итү өлешендә автомобиль юлларының тиешенчә эксплуатация торышын тәэмин итү.
Шуңа бәйле рәвештә сезгә 2025 елның 18 июлендә «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексына үзгәрешләр кертү хакында»2025 елның 7 июлендәге 209-ФЗ номерлы Федераль законның үз көченә керүе турында хәбәр итәм. Үзгәрешләр рөхсәт ителгән габаритлардан яисә транспорт чарасы массасыннан артып киткән транспорт чараларын йөртүчеләрне җаваплылыкка тарту тәртибенә кагыла.