Җәйге чор каникуллар шатлыгы, кояшта кызыну һәм су коену мөмкинлеге белән генә чикләнми, ә балалар өчен зур куркыныч та тудыра. Бу күп факторлар белән бәйле. Җәй көне балалар лагерьларына, авылга әбиләре янына ял итәргә баралар, елгага су коенырга һәм урманда уйнарга йөриләр, еш кына үзләре генә караучысыз калалар, болар барысы да төрле куркынычлар тудыра.
Ел саен язгы-җәйге сезон башлану белән балаларның тәрәзәдән егылып төшү очраклары теркәлә. Кагыйдә буларак, егылуның барлык очракларында балалар үзләре тәрәзә төбенә менәләр, аскуйма сыйфатында төрле мебель предметларын кулланалар һәм, чебенгә каршы челтәргә таянып, аның белән бергә тәрәзәдән егылып төшәләр. Шул ук вакытта егылуларның күпчелеге балаларның үз-үзләрен тотышын контрольдә тотмау, тәрәзәләрне ябарга оныткан туганнары һәм якыннарының таркаулыгы, тәрәзәләрдә блокираторлар яки тәрәзә тоткалары булмау, балаларга мөстәкыйль рәвештә тәрәзә төбенә менәргә мөмкинлек бирә торган җиһазларның дөрес урнаштырылмавы һәм ябык тәрәзә иллюзиясен тудыра торган москит челтәрләре булу аркасында килеп чыккан.
Өйдә кечкенә бала булса, беркайчан да тәрәзәләрне ачык калдырмагыз, хәтта кыска вакытлы уяулыкны югалту да төзәтеп булмаслык бәла-казага әйләнергә мөмкин.
Балаларны караучысыз калдырмагыз.
Тәрәзә төбенә менү мөмкинлеген булдырмас өчен, җиһазларны тәрәзә яныннан алыгыз.
Тәрәзә аксессуарларының куркынычсызлыгына игътибар итегез: жалюзи һәм рулон пәрдәләрнең эленеп торган баулары һәм чылбырлары булмаска тиеш, аларда бала буталырга һәм тончыгырга мөмкин.
Тәрәзәләргә балага мөстәкыйль рәвештә тәрәзәне ачарга мөмкинлек бирми торган махсус блокираторлар яки йозаклы тоткалар урнаштырыгыз.
Янгын чыгу куркынычы бөтен җирдә дә бар һәм тәүлекнең вакытына бәйле түгел, шуңа күрә гадәттән тыш хәлдә ничек эш итәргә кирәклеген алдан белергә кирәк. Шуны истә тотарга кирәк, шырпы һәм кабызгычлар күңел ачу өчен түгел, ә көнкүреш ихтыяҗлары өчен генә каралган. Хәтта кечкенә генә ялкын да теләсә кайда, хәтта ачык һавада да җитди янгын китереп чыгарырга мөмкин. Балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында даими рәвештә искә төшерегез
Янгын чыкканда 101 яки 112 телефоннарына шалтыратырга кирәк (адресын, телефон номерын, фамилиясен һәм янгын чыгуы турында мәгълүматны хәбәр итәргә).
ТР ЛМР буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге