2025 елның 18 июлендә ветеран, туган якны өйрәнүче, журналист һәм язучы Наил Идрис улы Сәйдәшевкә 92 яшь тулды.
Олы яшьтә булуына карамастан, Наил Идрисович көч, идея һәм планнар белән тулы. Үзенең туган көнендә ул хезмәттәшләре, дуслары һәм якташлары белән очрашып, шушы мөһим көнне бергәләп билгеләп үтте. Лениногорск районы ветераннар советы, дуслары һәм хезмәттәшләре юбилярны чын күңелдән котладылар, аңа нык сәламәтлек, яңа иҗади уңышлар һәм озак еллар актив тормыш теләделәр.
Наил Идрисович-тормыш энергиясенең, үз эшеңә тугрылыкның һәм туган якны яратуның чын үрнәге. Аның хезмәте яшь буынны рухландыра. Озак яшәгез, кадерле Наил Идрисович! Сезнең зирәклегегез һәм оптимизмыгыз-бәһасез.