2025 елдан Лениногорск районыннан МХО ветераннарына, медицина күрсәткечләрен исәпкә алып, Россия Социаль фондының реабилитация үзәкләрендә тернәкләндерү һәм шифаханә-курорт дәвалануы буенча хезмәтләр күрсәтелә.
РФ Герое исеме яки I группа инвалидлыгы булган МХО ветераннары дәвалануга чираттан тыш юллама алырга хокуклы. Гаризаны СФР төбәк бүлегенең клиент хезмәтендә яки дәүләт хезмәтләре порталында бирергә мөмкин.
Санаторий-курорт дәвалануының дәвамлылыгы яшәү һәм туклану белән бергә 21 көннән дә артмый. Үзәкләргә елга бер мәртәбә барып була. Шулай ук теләсә нинди транспорт - поезд, самолет, автобус яки шәхси автомобиль белән юлга чыгымнарны компенсацияләү каралган.
Әгәр ветеран элек тикшерелмәгән булса, үзәкләр белгечләре диагностика үткәрәчәк һәм дәвалау курсын үзләре билгеләячәк.