2025 ел башыннан социаль Фондның Татарстан Республикасы буенча бүлеге булачак пенсия турында хәбәрнамәләр җибәрә

2025 елның 18 июле, җомга

2025 ел башыннан социаль Фондның Татарстан Республикасы буенча бүлеге булачак пенсия турында хәбәрнамәләр җибәрә. Бу хатларда хезмәт стажы, пенсия коэффициентлары һәм пенсиянең фаразланган күләме турында мәгълүмат бар.

Мондый белдерүләр дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетларга 40 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызларга һәм 45 яшьтән өлкәнрәк ир-атларга килә. Киләчәктә белешмәләр өч елга бер җибәреләчәк.

Бу белдерүләр Лениногорск районында яшәүчеләргә үзләренең пенсия хокукларын алдан бәяләргә һәм эш бирүчеләр биргән мәгълүматларны тикшерергә мөмкинлек бирә. Әгәр гражданнарның пенсия күләменә һәм аны вакытында билгеләүгә йогынты ясый алырлык мәгълүматлары булса, алар Татарстан Республикасы буенча социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итә алалар.

Мәгълүматларны төзәтү һәм лаеклы ялга чыгуга әзерләнү өчен булачак пенсионерга:

паспорт яки шәхесне раслаучы башка документ;

хезмәт стажы турында документлар (хезмәт кенәгәсе, хәрби билет, белешмәләр);

белем турында документлар (диплом, аттестат);

Документлар башка фамилиягә рәсмиләштерелгән булса, никах турында таныклык;

балаларның туу турында таныклыклары һәм пенсия хокукына яисә күләменә йогынты ясый торган башка документлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International