Лениногорск районында яшәүчеләрне нинди сораулар борчый?

2025 елның 18 июле, җомга

Институт түләүле белем бирү хезмәтләре күрсәтү шартнамәсендә имтиханнарны, контроль эшләрне, зачетларны яңадан тапшырган өчен өстәмә түләү карарга хокуклымы?

Җавап: түләүнең мондый формасы турындагы шартлар еш кына белем бирү хезмәтләрен түләүле күрсәтү шартнамәләрендә була.

«Россия Федерациясендә мәгариф турында» 29.12.2012 № 273-ФЗ РФ Федераль законының 58 маддәсенең 2, 7 өлешләре нигезендә бер яки берничә уку предметы, курслары, белем бирү программасының дисциплиналары (модульләре) буенча арадаш аттестациянең канәгатьләнерлек булмаган нәтиҗәләре яисә нигезле сәбәпләр булмаганда арадаш аттестацияне узмау академик бурыч дип таныла. Укучылардан арадаш аттестация узган өчен түләү алу рөхсәт ителми.

Шулай итеп, контроль, курс эшләрен, имтиханнарны һ.б. кабат тапшыру төп белем бирү хезмәтенең аерылгысыз өлеше булып тора, димәк, бу очракта өстәмә түләү алу хокуксыз.

Сорау: түләүле белем бирү хезмәтләре күрсәтүгә шартнамәләрнең формалары бертөрлеме, әллә һәр мәгариф учреждениесе мондый шартнамәнең теләсә кайсы формасын кулланырга хокуклымы?

Җавап: түләүле белем бирү хезмәтләре күрсәтүгә шартнамә формалары үрнәк һәм якынча була. Түләүле белем бирү хезмәтләре күрсәтү кагыйдәләренең 15 пункты, РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 15 сентябрендәге 1441 номерлы карары белән төп гомуми белем бирү программалары, урта һөнәри белем бирү программалары, өстәмә гомуми белем бирү программалары буенча мәгариф турында шартнамәләрнең якынча формалары Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан раслана. Югары белем турында шартнамәләрнең якынча формалары Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы тарафыннан раслана. Өстәмә һөнәри белем турында шартнамәләрнең якынча формалары, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы белән килештереп, Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы тарафыннан раслана.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International