Лениногорскида гражданнарны күчмә кабул итү булачак

2025 елның 18 июле, җомга

2025 елның 22 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы буенча бүлегендә гражданнарны күчмә кабул итү булачак. Кабул итү вакыты: 09.00 дән 12.00 гә кадәр.

Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе башлыгы урынбасары Гайнетдинова Гөлназ Мөнир кызы үткәрәчәк.

Белешмәләр өчен телефон: (885595) 5-02-44, (8843)2217785.

Гражданнарны кабул итү Лениногорск шәһәре, Гончаров урамы, 1 адресы буенча гамәлгә ашырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International