Лениногорскида ТИҮ микрорайоннарында ишегалды бәйрәмнәре башлана.
Шәһәр халкына бәйрәм концерты, бүләкләүләр һәм конкурслар оештырыла, балалар өчен анимация командасы, бәйрәм сәүдәсе эшли. Мондый очрашуларда лениногорскилылар идарәче компанияләр җитәкчеләре, шәһәргә хезмәт күрсәтүче оешмалар вәкилләре белән очраша, хакимият вәкилләре белән аралаша һәм үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алалар.
Микрорайоннарда яшәүче иң актив кешеләргә район Башлыгының Рәхмәт хатлары, шулай ук хезмәт күрсәтүче оешмалардан истәлекле бүләкләр тапшырыла. Ишегаллары бәйрәмнәрендә депутатлар, предприятие һәм оешма җитәкчеләре «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясендә актив катнашалар һәм укучыларга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшыралар.
Бәйрәмнәрне үткәрү графигы белән биредә танышырга була:здесь.