"Исток-Башлангыч" үзәге белгечләре ведомствоара рейд үткәрде

2025 елның 17 июле, пәнҗешәмбе

Торак биналарда янгын куркынычсызлыгы-социаль сәясәтнең төп бурычларының берсе, бигрәк тә сүз социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр турында барганда.

Фаҗигаләрне булдырмауның нәтиҗәле ысулларының берсе булып автоном  янгын хәбәрчеләре урнаштыру тора. Әмма аларның булуын тәэмин итү генә түгел, ә аларның эшкә сәләтлелеген даими тикшерү дә мөһим. Шул максат белән 15 июльдә  гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм «Исток-Башлангыч»социаль хезмәт күрсәтү үзәге көчләрен берләштергән ведомствоара рейд үткәрелде.  

Рейдның максаты-социаль яктан куркыныч хәлдә булган гаиләләрнең йорт хуҗалыкларында янгын чыгу һәм кешеләрнең, бигрәк тә балаларның, һәлак булу куркынычын киметү.

Ведомствоара рейд барышында автоном янгын хәбәрчеләренең (АДПИ) булуы, аларның техник төзеклеге тикшерелде, шулай ук социаль хезмәт алучыларга янгын куркынычсызлыгы таләпләре турында мәгълүмат бирү оештырылды. Өстәмә рәвештә газ җиһазлары һәм электр үткәргечләре торышын бәяләүне дә кертеп, потенциаль куркыныч факторлары мониторингы үткәрелде. Ике адрес буенча АДПИ күчереп куелды, икесе буенча урнаштырылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International