Лениногорск районында комбайннар смотр-конкурсы-парады узды

2025 елның 15 июле, сишәмбе

Лениногорск районында, традиция буенча, урып-җыю кампаниясенә әзерлек буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында комбайннарның смотр - конкурс-парады оештырылды. Чара «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектының «Техника һәм җайланмалар»федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

"ЛМР" Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнур Шәмарданов, «Гостехнадзор» бүлеге башлыгы Илнур Галимов, «Россельхозцентр» һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре белән бергә «Август-Лениногорск», «Союз-Агро», «Маркс» ширкәтләренең техниканың әзерлеген тикшерделәр.


2025 елда 61 комбайн район кырларына чыгачак, бөртекле һәм кузаклы культуралар мәйданы - 30,1 мең га, майлы культуралар-18,9 мең га, 1 комбайнга йөкләнеш 803 га тәшкил итә. 

Комиссия әгъзалары комбайннарның техник торышына, ашлык югалтуларын киметү өчен герметизацияләүгә, урып-җыю техникасын техник яктан тәэмин итүгә аерым игътибар бирделәр.  Урак вакытында басуларда запас частьләр һәм җайланмалар белән күчмә ремонт бригадалары, махсус техника һәм оператив янгын сүндерү өчен автоцистерналар эшләячәк. 

Смотр-конкурс йомгаклары буенча беренче урынны «Август-Лениногорск» ҖЧҖ алды, икенче урынны - «Союз-Агро» ҖЧҖ, өченче урынны «Маркс»ҖЧҖ алды. 

Районның барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләренә уңышлар һәм авариясез урып-җыю кампаниясе телибез. Атна азагында ук уҗымнарны урып-җыюны башлау планлаштырыла.

Фото: ЛМР матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International