Бүген Лениногорск шәһәре Башлыгы урынбасары Галия Котдус кызы Урманова хезмәт ветераны һәм тыл хезмәтчәне Рәисә Рәхим кызы Хәсәнованы 95 яшьлек юбилее белән котлады.
Рәисә Рәхим кызы 1930 елның 12 июлендә Уфада, ил өчен катлаулы елларда туа. Аңа кечкенәдән үк авырлыклар белән очрашырга туры килә: сабый чагында ул балалар йортына эләгә. Ләкин язмыш аны сындырмый-киресенчә, холкын чыныктыра, рухи көч һәм ныклык тәрбияли.
Бөек Ватан сугышы вакытында, әле бала чагында ук, Рәисә Рәхимовна, шул чордагы күп кенә балалар кебек үк, фронтка булыша: солдатларга җылы оекбашлар, бияләйләр бәйли, Җиңүнең гомуми эшенә үз өлешен кертә.
Рәисә Рәхим кызы үзенең хезмәт эшчәнлеген 17 яшендә Вахитов исемендәге совхозга (Башкортстанның Тымытык районы) хисапчы шәкерте булып урнашып башлый. 1950 елда ул Чкаловта (хәзерге Оренбург) бухгалтерлар курсларын тәмамлый һәм ТАССРның Мөслим районына җибәрелә, анда үзен җаваплы һәм грамоталы белгеч буларак күрсәтә.
1956 елда ул ире белән Лениногорскига күчеп килә һәм эшен «Бөгелмәнефть» НПУ ОРСында дәвам итә, ә 1978 елдан ПАТП сәнәгать складында кладовщица булып эшли. Аның һөнәри юлы дисциплиналылыгы, намуслылыгы һәм эшкә тугрылыгы белән билгеләнгән, моның өчен ул берничә тапкыр рәхмәтләр һәм бүләкләр алган.
Күпьеллык намуслы хезмәте һәм фашизмны җиңүгә керткән өлеше өчен Рәисә Рәхим кызы 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераны исеменә лаек була, шулай ук юбилей медальләре һәм истәлекле билгеләр белән бүләкләнә.
Бүген Рәисә Рәхим кызы балаларының, оныкларының, оныкчыкларының кайгыртучанлыгы белән әйләндереп алынган. Аның тормышы-үсеп килүче буын өчен үрнәк, ә зирәклек һәм тормыш сөючәнлек аны белгән һәркемне илһамландыра.
Рәисә Рәхим кызына чын күңелдән нык сәламәтлек, күңел җылысы, иминлек һәм озын гомер телибез!