Лениногорск шәһәренең ЗАГС бүлегендә яңа туган сабыйларга исем кушу бәйрәм чарасы узды

2025 елның 10 июле, пәнҗешәмбе

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Никахлашу сараенда яңа туган балаларга исем кушу бәйрәм чарасы узды.

Лениногорск шәһәренең ЗАГС бүлегендә үз балаларын теркәгән гаиләләр игътибар үзәгендә булды. 
Сәламләү сүзләре белән ЗАГС бүлеге баш белгече Замахаева Э.Х., Әлмәт шәһәре территориаль идарәсенең Лениногорск районындагы «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ профилактика бүлеге начальнигы Кирдянова Э. С. чыгыш ясадылар. 

Яңа туган балаларның ата – аналары тантаналы шартларда балаларының беренче һәм иң төп документын-туу турында таныклык һәм «БДД»ДБУ бүлекчәсеннән истәлекле бүләкләр алдылар. 

Сабыйлар тормышларында үз исемнәрен горур йөртсеннәр, туганнарының өметләрен акласыннар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International