"Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "Бөтендөнья Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне" уңаеннан чара үткәрделәр

2025 елның 9 июле, чәршәмбе

Лениногорск муниципаль районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында социаль хезмәт алучылар өчен «Бөтендөнья Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә»багышланган чара үткәрделәр. 

Чара гаилә кыйммәтләрен ныгыту, мәхәббәт һәм тугрылыкны пропагандалау, шулай ук үзәк карамагындагылар өчен бәйрәм рухы тудыру максатында оештырылды. 

Чара барышында Сольвар Рушания гаиләләр өчен гаилә традицияләре һәм үзара мөнәсәбәтләр темасына мавыктыргыч викторина үткәрде, ә Хәйруллина Ләйсән тынычлык, гармония һәм гаилә иминлеген символлаштырган кәгазьдән күгәрченнәр ясау буенча мастер-класс оештырды.

Социаль хезмәткәрләр волонтерлар белән берлектә үзәктә тәрбияләнүчеләрне котладылар һәм аларга бәйрәм символы – чисталык, тугрылык һәм мәхәббәтне гәүдәләндерүче ак ромашкалар тапшырдылар. 

Чара җылы һәм күңелле шартларда узды, катнашучыларда якты тәэсирләр һәм уңай эмоцияләр калдырды. Оештыручылар мондый очрашулар гаиләләргә тагын да ныграк һәм бәхетлерәк булырга ярдәм итәр дип өметләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International