2025 елның 1 июленнән 8 июленә кадәр Татарстан Республикасында ел саен 8 июльдә билгеләп үтелә торган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Гаилә атнасы» узачак.
«Гаилә атнасы» кысаларында бөтен республика буенча 600дән артык чара узачак. Алар-ачык мәйданчыклардагы концертлар, мастер-класслар, күргәзмәләр, викториналар, турнирлар, балалар рәсемнәре конкурслары, кино күрсәтүләр, театр куелышлары, спорт ярышлары, гаилә темасына тематик лекцияләр циклы, әдәби кичәләр, иҗади остаханәләр.
ЗАГС бүлекләре мәйданчыкларында тантаналы рәвештә туу турында таныклык тапшыру, тантаналы исем кушу, юбилярларның гаиләләрен котлау, никахларны теркәү, «мәхәббәт һәм тугрылык өчен»медальләре тапшыру булачак.
Лениногорскида бәйрәм чарасы 5 июльдә 16:00 сәгатьтә "Юбилейный" паркында узачак. Шәһәр һәм район халкын, шулай ук Лениногорск кунакларын бәйрәмгә чакырабыз.
Сезне бәйрәм программасы һәм 50 һәм аннан да күбрәк ел бергә яшәгән гаилә тормышының мактаулы юбилярларын бүләкләү көтә.