Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Җинаять җаваплылыгы һәм куркынычлар»профилактик сәгате узды.
Социаль хезмәтләрдән файдаланучы балигъ булмаганнар өчен чараны үзәкнең социаль педагогы Ләйсән Хәйруллина һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәнең өлкән инспекторы, полиция майоры Юлия Кадямова оештырды.
Чараның максаты-балигъ булмаганнарны хокукка каршы эшчәнлеккә җәлеп итүне профилактикалау һәм цифрлы киңлектә үз-үзеңне куркынычсыз тоту күнекмәләрен формалаштыру.
Очрашу барышында белгечләр мошенникларның яшүсмерләр белән «җиңел акча»тәкъдим итеп ничек манипуляцияләүләрен җентекләп аңлаттылар. «Дроперлык» схемасына аерым игътибар бирелде, җинаятьчеләр балаларның банк карталарын җинаять юлы белән алынган акчаларны юдыру өчен куллана.
Юлия Кадямова законны белмәү дә җаваплылыктан азат итми, дип ассызыклады. Яшүсмерләр мондый гамәлләр өчен административ гына түгел, җинаять җаваплылыгы да янавын белде.