Социаль учреждение хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар

2025 елның 11 июне, чәршәмбе

Лениногорск муниципаль районында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Ивановна Абдреева катнашында Социаль хезмәткәр көне кысаларында "Йөрәкләр игелек белән тулсын"дигән тантаналы чара узды.

Лениногорск районы социаль учреждениеләре хезмәткәрләре министрлыкның, Башкарма комитет, социаль яклау бүлеге җитәкчесенең һәм учреждениеләр җитәкчеләренең лаеклы бүләкләренә лаек булдылар. Мәдәният идарәсе тәкъдим иткән  сәнгать номерлары бәйрәм рухын арттырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International