Лениногорскилы Лилия Гыйльметдинова «Ана Даны-Материнская Слава»исемен алачак

2025 елның 17 июне, сишәмбе

«Гаилә» илкүләмпроекты кысаларында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Гыйльметдинова Лилиягә «Ана даны – Материнская Слава»исемен алуны рәсмиләштерүдә булышлык күрсәттеләр. 
Ирле-хатынлы Гыйльметдиновларның гаилә тормышы бер-берсен хөрмәт итүгә һәм аңлашуга корылган. 

Өйдә баш әти, әлбәттә - ул хуҗа, гаилә башлыгы, ә әни, йорт учагын саклаучы. 

Бу гаилә күп балалы, Лилия Әсгать кызы ире белән биш бала тәрбияли. Олы кызы медицина училищесында укый һәм бию түгәрәгенә йөри, урта кызы вокал белән шөгыльләнә. Балалар волонтерлык хәрәкәтендә актив катнашалар һәм маскировка челтәрләрен үрү белән шөгыльләнәләр.

Лилия Әсгать кызының ире махсус хәрби операциядә катнашкан, шуңа күрә балалар сугышчыларга ярдәм итүнең никадәр мөһим булуын аңлыйлар. Гаилә Зәй-Каратай авылында яши, авыл халкы һәм җирлек башлыгы тарафыннан уңай бәяләнә. Гаилә күп балалы гына түгел, олы йөрәкле дә: Лилия Әсгать кызы өлкәннәрне карау буенча ярдәмче булып эшли.

Ире белән бергә өлкән яшьтәге гражданнарны даими карыйлар. Ә аларның берсе гаиләнең тулы канлы әгъзасы һәм балалар өчен яраткан әби.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International