Мордва Кармалкада "Балтай" бәйрәме узды

2025 елның 16 июне, дүшәмбе

Кичә Лениногорск районының Мордва Кармалка авылында мордва мәдәниятенең үзенчәлекле бәйрәме - «Балтай»узды! Кунакларны милли ризыклар, дәртле җырлар һәм биюләр белән каршы алдылар, ә бәйрәмнең кульминациясе борынгы «аюны киендерү" йоласы булды. 

Мордва халкы өчен аю-көч һәм сәламәтлек символы. 
Йөреш бөтен авыл буйлап узды: һәр йорт янында "аюларны" ипи-тоз, квас һәм бәлешләр белән каршы алдылар. 

Ә чишмә янында кешеләр аюларның туннарыннан ботакларны алып, аларны суга батырып, үзләрен һәм үтеп баручыларны шул ботаклар белән "чаптылар"!  

"Балтай" - бәйрәм генә түгел, буыннарның тере элемтәсе! Безнең районда төрле халыкларның бәйрәмнәре күп - алар барысы да үзләренчә кызыклы, хөрмәтле һәм мөһим

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International