Хөрмәтле лениногорскилылар! 12 июньгә кадәр 2026 елда нинди иҗтимагый территорияләр төзекләндереләчәген сайлыйбыз

2025 елның 10 июне, сишәмбе

Лениногорскилылар! 12 июньгә кадәр һәр кешенең 2026 елда нинди иҗтимагый территорияләр төзекләндереләчәген сайлау мөмкинлеге бар.   

Сез үз тавышыгызны яңа парк, заманча яр буе, уңайлы сквер өчен бирә аласыз.  

ТР Дәүләт хезмәтләре порталында түбәндәге сылтама буенча: тhttps://vk.cc/cMGIDa, шулай ук «ТР хезмәтләре" мобиль кушымтасында тавыш бирергә мөмкин 

2025 елда Татарстанның иҗтимагый киңлекләрен үстерү программасына 10 ел тула. Аның ярдәмендә шәһәрләрдә һәм авылларда йөзләрчә төзекләндерелгән парклар, уңайлы яр буйлары, ял итү өчен киңлекләр барлыкка килде.  

Әйдәгез бергәләп Татарстан паркларын тагын да яхшырак итик!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International