2025 елның 11 июнендә 12:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе «Бердәм ачык ишекләр көне» уздыра, анда Лениногорск районы эшмәкәрләре өчен консультация оештырылачак.
"Бердәм Ачык ишекләр көне" түбәндәге адрес буенча уза: Роспотребнадзорның территориаль бүлеге (Әлмәт, Лениногорск, Сарман, Мөслим районнары): Лениногорск шәһәре, Менделеев ур., 37
Эшмәкәрләрне алдан язылу буенча 8 (8553) 22-65-14 телефоны буенча кабул итәчәкләр