Лениногорск политехника көллиятендә чыгарылыш

2025 елның 4 июне, чәршәмбе

Бүген Лениногорск политехник көллиятендә чыгарылыш кичәсе узды, иң яхшы студентларга кызыл дипломнар, Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Студентларны көллиятне тәмамлау белән котладылар:

Лениногорск политехник көллияте директоры Минязев Рөстәм Рафаэль улы

Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Вагизова

 «Транснефть-Прикамье» АҖ генераль директорының персонал белән идарә итү һәм гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Павлов Иван Николаевич

"Бөгелмә электр челтәрләре Челтәр компаниясе" АҖ филиалы директоры Фәрраев Илгиз Мирхат улы

«Россиянең Нефтегазстройпрофсоюзы " нефть, газ сәнәгате һәм төзелеш тармаклары хезмәткәрләренең гомумроссия һөнәри берлеге Татарстан республика оешмасы рәисе Хәсәнов Рәфис Кәбир улы

Рөстәм Рафаэль улы:

"Кадерле чыгарылыш укучылары! Барыгызга да бәхет, сәламәтлек, иминлек, тормышта уңышлар, тыныч күк йөзе телибез»,- диде

Гөлнара Хөснетдин кызы:

"Безнең кадерле чыгарылыш укучыларыбыз! Сезнең өчен тормышыгызның яңа этабы башланачак. Укуыгызны, квалификация күтәрүегезне дәвам итегез.  Нык сәламәтлек, иминлек, уңышлар сезгә һәрвакыт юлдаш булсын»,диде

Политехник көллиятне 160 студент тәмамлады. Аларның 16 сы-кызыл дипломлы студентлар.

Чыгарылыш укучыларына кызыл дипломнар, шулай ук көллиятнең иҗтимагый һәм иҗади, спорт тормышында актив катнашканнары өчен Мактау грамоталары, яхшы укыганнары, көллиятнең профсоюз тормышында актив катнашканнары өчен Рәхмәт хатлары, нефть, газ сәнәгате һәм төзелеш тармагы хезмәткәрләренең гомумроссия һөнәри берлеге стипендиаты сертификаты тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International