Лениногорск муниципаль районы мэриясенең утырышлар залында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Зөлфия Габделхәммәт кызы Михайлова рәислегендә террорчылыкка каршы комиссиянең чираттан тыш утырышы узды.
Комиссия эшендә Лениногорск шәһәре прокуроры Марсель Марат улы Гыймаев катнашты.
Фикер алышуның төп темалары булачак массакүләм чаралар вакытында куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре булды: «Ихлас» мәчетендә һәм «Юбилейный» паркында Корбан бәйрәме, мәйданда Сабантуй, Изге Троица көне.
Транспорт инфраструктурасы объектларының: күперләрнең, юл үткәргечләрнең һәм тимер юл кичүләренең сакланышын көчәйтү чараларына аерым игътибар бирелде.
Иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре буенча докладлар белән полиция начальнигы Андрей Николаевич Иваньчин, мәдәният идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Наталья Стенькина, «Ихлас» мәчете хәзрәте Гомәр Төхвәтуллин чыгыш ясады.
Шәһәр прокуроры Марсель Марат улы Гыймаев үзенең чыгышында массакүләм чаралар уздыру чорында контроль һәм уяулык кирәклеген ассызыклады.
Террорчылыкка каршы комиссия утырышы йомгаклары буенча конкрет карарлар кабул ителде һәм аларны гамәлгә ашыру өчен җаваплы вазыйфаи затлар билгеләнде.