Корбан бәйрәме-шәфкатьлелек һәм якыннарыбыз турында кайгыртуны гәүдәләндерүче бәйрәм.
Лениногорск районының «Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Регина Фомина һәм Светлана Фазлыева мөселманнарның Корбан бәйрәме алдыннан уникаль чара – менталь үзенчәлекләре булган кешеләр өчен Лениногорск мәчетенә танышу экскурсиясе оештырдылар.
Әлеге чараның максаты-бәйрәмне һәркем өчен ачык итү.Мөселманнар намаз укыйлар, мохтаҗларга корбан ите өләшәләр, туганнары һәм дуслары янына баралар.
Әмма менталь тайпылышлы кешеләр өчен мондый вакыйгаларда катнашу еш кына җәмгыять тарафыннан аңламау яки җайлаштырылган шартлар булмау аркасында кыенлаша.
Экскурсия вакытында Хәлил хәзрәт гади тел, күрсәтмә материаллар кулланды һәм кунакларның шәхси ихтыяҗларын исәпкә алды. Катнашучыларга атмосфераны яхшырак тою өчен мәчетнең бизәлеше элементларына (келәмнәр, тәсбихләр) кагылырга рөхсәт ителде.
Күп кенә тәрбияләнүчеләребез өчен бу мәчеткә баруның беренче тәҗрибәсе. Аларның үзләрен кабул ителгән итеп хис итүләре һәм диннең барысы өчен дә булуын аңлаулары мөһим.
Киләчәктә мондый экскурсияләрне даими уздыру, шулай ук инвалидлыкның башка формалары булган кешеләр өчен программаны киңәйтү планлаштырыла.