Ата-аналар алдында чыгышлар балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалауга багышланган иде.
Лениногорск шәһәре прокуроры Марсель Марат улы Гыймаев әти-әниләргә мөрәҗәгать итте:
Җәйге каникулларда балаларны контрольдә тотуны көчәйтегез: аларның телефоннарын һәм сайтларын тикшерегез. Сезнең һәм балаларыгыз белән бернинди күңелсезлек булмавын телим.
Ул шулай ук ышанучан кешеләрне алдаучы мошенникларның гамәлләре турында кисәтте.
Тәртип саклау буенча полиция начальнигы урынбасары, полиция подполковнигы Илшат Урал улы Закиров:
Балигъ булмаганнар арасында наркотикларның законсыз әйләнеше, закладкалар һәм мошенниклык очраклары ешаюы турындахәбәр итте. Без җәмәгать урыннарында, сулыкларда һәм яшүсмерләр еш була торган җәйге лагерьларда тикшерүләрне көчәйтәбез, диде.
Елена Александровна Никитина, ЮХИДИ начальнигы, полиция майоры, питбайклар һәм самокатлар белән бәйле балигъ булмаганнар катнашындагы юл-транспорт һәлакәте турында сөйләде.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез, балалар белән аңлату әңгәмәләре үткәрегез, аларга индивидуаль мобильлек чараларыннан файдаланырга рөхсәт итмәгез һәм аларны мөмкин булган фаҗигаләрдән саклагыз, диде.
Фото: ЛМР матбугат хезмәте