Лениногорскида «Лениногорскнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең 80 еллыгын бәйрәм итү, шулай ук 2 нче социаль-педагогик комплекс бәйрәме узды.
Тантаналы чарада катнаштылар:
- Марат Гирфанов - "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе;
- Рафаил Нурмөхәммәтов – «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы әгъзасы, Лениногорскиның Мактаулы гражданины;
- Рифдар Хәмәдьяров - «Татнефть»ГАҖ профкомы рәисе;
- Николай Валуев-РФ Дәүләт Думасы депутаты, авыр үлчәүдә бокс буенча дөнья чемпионы (WBA);
- Ирек Хәнипов-Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты;
- Сергей Игнатьев – Россия Бокс федерациясе генераль секретаре урынбасары, Татарстан бокс федерациясе рәисе.
- Шәфигуллин Ринат Илдус улы - "Татнефть"ГАҖ генераль директоры урынбасары.
Бәйрәм программасы Әлмәт хореография коллективлары чыгышы белән башланып китте.
Нефтьчеләрне юбилейлары белән Марат Нилевич Гирфанов котлады:
"2025 ел мөһим вакыйгаларга бай: Бөек Җиңүнең 80 еллыгы, "Татнефть" компаниясенең 75 еллыгы һәм Лениногорскиның 70 еллыгы. Бүген без Татарстанның нефть тармагына беренче юл салучы "Лениногорскнефть" нефть-газ табу идарәсенең 80 еллыгын билгеләп үтәбез. Кадерле ветераннар һәм нефтьчеләр! Тормышыгыз республикабызның нефть катламнары кебек бай булсын, ә энергиягез сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм яңа казанышлар белән кайтсын!», - диде ул
Шулай ук барлык мәртәбәле кунаклар тармак хезмәткәрләренә һәм ветераннарына хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр. Бәйрәм кысаларында нефть сәнәгате ветераннарына күпьеллык хезмәтләре өчен, иң яхшы нефтьчеләргә-хезмәткәрләргә һөнәри казанышлары өчен, яшь талантларга, спортчыларга һәм педагогларга шәһәр үсешенә керткән өлешләре өчен, социаль ярдәм кысаларында Лениногорск балалар йортында тәрбияләнүчеләргә бүләкләр тапшырылды.
Күп балалы гаиләләрдәге балаларга аерым игътибар бирелде: булачак беренче сыйныф укучыларына канцелярия кирәк-яраклары тулы букчалар бирелде.
Бәйрәм кунаклары өчен лазертаг һәм актив уеннар, беләзекләр ясау һәм 3D-рәсемнәр буяу буенча мастер-класслар оештырылды, тәм-томнар белән сәүдә мәйданчыклары эшләде, мәдәният сараеның иҗат коллективларыннан милли сыйлар әзерләнде.
Бәйрәм Башкортстанның атказанган артисткасы, популяр татар җырчысы Гөлназ Асаеваның концерты белән тәмамланды.
Фото: Лениногорск муниципаль районы матбугат хезмәте.