Республика халкына гамәлдәге тарифлар турында мәгълүмат бирү максатларында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты тарафыннан «Татарстан тарифлары»телеграмм - боты проектланды.
Электрон ярдәмче җайга салучы органга шәхсән мөрәҗәгать итмичә генә тарифлар турында актуаль һәм дөрес мәгълүматны реаль вакытта алырга, кызыклы мәгълүматларны тиз табарга, шулай ук җайга салучы белән республика халкы арасында үзара хезмәттәшлек дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек бирә.
Чат-боттагы мәгълүмат гамәлдәге бәяләр (тарифлар) расланган яки төзәтелгән саен даими рәвештә яңартыла.
Телеграмма-ботка тоташырга һәм гамәлдәге тарифлар буенча актуаль мәгълүматны түбәндәге сылтама буенча белергә мөмкин: https://t.me/Tarif_RT_bot.