Лениногорскида "SHIFA" кубогына бокс буенча XVII төбәкара турнир узды

2025 елның 2 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Лениногорск шәһәренең «Юность» спорткомплексында «SHIFA»Кубогына бокс буенча XVII Төбәкара турнир узды.

Турнирның мактаулы кунаклары: Нурмөхәммәтов Рафаил Сәет улы — «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы әгъзасы, Лениногорск шәһәренең Мактаулы гражданины, Хамадьяров Рифдар Рифкат улы — «Татнефть» ГАҖ профкомы рәисе, Валуев Николай Сергеевич — РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты, WBA версиясе буенча авыр үлчәмдә дөнья чемпионы, Хәнипов Ирек Гыймазетдин улы — депутат ТР Дәүләт Советы Рәисе Игнатьев Сергей Михайлович — Россия Бокс федерациясе генераль секретаре урынбасары, Татарстан Бокс федерациясе рәисе.

Рингта Лениногорск, Бөгелмә, Азнакай, Казан, Марий Эл Республикаларыннан һәм Башкортостаннан 40 катнашучы көч сынашты.

Катнашучыларга сәламләү сүзе белән «ЛМР " муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов мөрәҗәгать итте

Соңыннан Марат Нилевич «SHIFA» бокс клубы оештыручысы, «Кемешле» хәйрия фонды җитәкчесе Кашефразов Радэль Мнировичка, «Олимп» спорт клубының спорт буенча инструкторы Акбирова Аделина Рәфис кызына, «SHIFA»бокс клубы директоры Мөхәммәдиев Нәфис Тәлгать улына Рәхмәт хатлары тапшырды. Шулай ук Игнатьев Сергей Михайлович Дарья Антиповага (ул булмаганга, аның тренеры Артур Галиуллинга) һәм Абдуллин Тимурга бокстагы казанышлары өчен рәхмәт белдерде.

Валуев Николай Сергеевич Марат Гирфановка автографлы боксер перчаткалары бүләк итте. Ә лениногорскилылар аңа чәкчәк һәм түбәтәй тапшырдылар.

Егетләр һәм кызлар бик яхшы көрәш күрсәттеләр, турнирда катнашучылар медальләр белән бүләкләнделәр.

Турнир йомгаклары буенча лениногорскилылар арасында беренче урыннарны Хәсәнова Карина, Кашапов Руслан, Мөхәммәдиев Даян, Хисмәтов Булат, Иванов Евдоким, Хәсәнов Айдар, Идиятов Адель, Гобәйдуллин Булат алды (шулай ук «турнирның иң яхшы боксеры»аерым призы белән бүләкләнде). Икенче урынны Сурков Вадим һәм Мурзаяров Әмин алдылар. 

Фото: ЛМР матбугат хезмәте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International