Мэриянең утырышлар залында Лениногорск районының Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Катнашучылар 2025 елның 4 аендагы эшкә йомгак ясадылар, актуаль проблемалар турында фикер алыштылар һәм аварияләрне киметү буенча чаралар билгеләделәр.
Доклад белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Елена Александровна Никитина чыгыш ясады.
- 2025 елның 4 аенда шәһәр һәм район территориясендә 13 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 1 кеше һәлак булган һәм 15 кеше яраланган.
- Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда аварияләр саны элекке дәрәҗәдә калган, әмма һәлак булучылар саны 2 кешегә кимегән, зыян күрүчеләр саны 2 кешегә арткан.
- Шәһәрдә 8 юл-транспорт һәлакәте булган (АППГ-7), аларда 7 кеше зыян күргән, 1 җәяүле һәлак булган.
- Лениногорск районында 5 юл – транспорт һәлакәте (АППГ-10) теркәлгән, аларда 8 кеше җәрәхәтләнгән. Шулай итеп, шәһәрдә аварияләр 1 очракка арткан, ә районда 2 тапкырга кимегән.
Юл-транспорт һәлакәтенең төп сәбәпләре:
- Транспорт чарасының юлда урнашу кагыйдәләрен бозу (каршы як полосага чыгу, кюветка чыгу) – 8 очрак.
- Җәяүлеләргә өстенлек бирмәү-3 очрак.
Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтенә аерым игътибар бирелде: хисап чорында исерек килеш машина йөртүче (яшүсмернең әнисе) гаебе белән 1 очрак теркәлгән.
Мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагыйз Сәмиулла улы Санатуллин балигъ булмаганнар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтен булдырмау чаралары турында сөйләде
Яшьләр эшләре һәм туризм идарәсе башлыгы урынбасары Светлана Григорьевна Илюхина җәйге профилактика чараларына әзерлек турында хәбәр итте
Дәүләт техника күзәтчелегенең бүлек начальнигы Илнур Наил улы Галимов тракторларга, юл-төзелеш һәм авыл хуҗалыгы техникасына, кар машиналарына, квадроциклларга һәм башка юлдан тыш техник чараларга күзәтчелек итү эшләре турында сөйләде.
Комиссия секретаре Марат Гайсович Якупов ТР Министрлар Кабинетының 20.12.2024 № 1171 аварияләрне киметүгә юнәлдерелгән карарының үтәлеше, шулай ук «Халык контроле»дәүләт мәгълүмат системасы аша гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү турында сөйләде.
Комиссия билгеләп үткәнчә:
-юл йөрү кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тотуны көчәйтү зарур.
-машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр белән профилактик эшнең әһәмияте.
- балалар һәм яшүсмерләр өчен белем бирү программаларының дәвам итүе.
Юлларда куркынычсызлык-гомуми җаваплылык. Бары тик уртак тырышлык белән генә аварияләрне киметергә һәм гомерләрне саклап калырга мөмкин!