Лениногорск ветераннар Cоветында Рәхмәт хатлары тапшырдылар

2025 елның 29 мае, пәнҗешәмбе

Лениногорск ветераннар Советында шәһәр оешмалары һәм предприятиеләре ветераннар советы рәисләренең киңәйтелгән утырышы уздырылды.

Утырышны ветераннар советы рәисе Галия Хәлимова ачып җибәрде. Утырыш мөһим даталарга багышланган иде: Лениногорскиның 70 еллыгына, «Лениногорскнефть» нефть-газ табу идарәсенең 80 еллыгына, «Татнефть» компаниясенең 75 еллыгына.

Ветераннар Советы рәисе барысын да актив булырга, чараларда катнашырга, куелган бурычларны хәл итүдә инициатива күрсәтергә өндәде. Актив тормыш позициясе, ветераннар хәрәкәтен үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен мәгариф ветераны Николай Степановка, нефть тармагы ветераны М.Нәфыйковка Рәхмәт хатлары тапшырды.

 

Утырышта катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәм махсус хәрби операция зонасында һәлак булганнарны искә алдылар.

Сугыш баласы М.М. Нәфыйков Җиңүнең чыганаклары, "Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен"девизы астында эшләгән тыл хезмәтчәннәре турында доклад белән чыгыш ясады.

Күңелле чәй эчеп аралашу дәвам итте. Утырыш барыбызга да бердәм булырга, данлыклы ветераннарыбызны яклау, опека буенча уртак бурычларыбызны хәл итәргә дигән тәкъдим белән тәмамланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International