Лениногорскида чик сакчылары көнен тантаналы рәвештә билгеләп үттеләр

2025 елның 29 мае, пәнҗешәмбе

28 майда Лениногорскида чик сакчылары көненә багышланган бәйрәм чаралары узды. Тантана «Мәңгелек ут» мемориалына чәчәкләр салудан башланды, аннан соң катнашучылар хәрби Дан аллеясындагы һәйкәлгә юнәлделәр.  

Бәйрәм белән җыелучыларны Лениногорск муниципаль районы Башлыгы киңәшчесе, чик сакчысы Петр Михайлович Гринь котлады 

Бәйрәм уңаеннан байрак күтәрү хокукы Рафаэль Зофәр улы Волковка бирелде. 
Чара кысаларында Казанда Җиңү парадында катнашучыларга истәлекле медальләр тапшырылды. "Чик сакчылары берлеге" бәйрәмне һәм Җиңүнең 80 еллыгын оештыруда ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт белдерде.

Лениногорск «Чик сакчылары берлеге» рәисе Артем Владимирович Сарбаев Камил Олмас улы Сунюковка «Ветераннар хәрәкәтендәге казанышлары өчен» истәлекле билгесен һәм Руслан Рафаил улы Шәрәповка Рәхмәт хатын тапшырды.  

Шулай ук МХО зонасында катнашучыларга гуманитар миссияләрдә катнашучыларга да Рәхмәт хатлары тапшырылды.  

Бәйрәм МХОда катнашучылар өчен лениногорскилылар җыйган гуманитар йөкне озату белән тәмамланды.  

Фото: ЛМР матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International