Бүген Татарстан Республикасы Рәисе гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсе җитәкчесе Роза Килькеева Лениногорск районы хакимиятендә халыкны шәхсән кабул итте.
Очрашуга 8 кеше язылган иде, алар торак шартларын яхшырту, этләрне карап тоту, ветеринария клиникасының эше, чүп-чарны аерым җыю һәм башка темаларга мөрәҗәгать иттеләр.
Һәр мөрәҗәгать буенча аңлатмалар бирелде һәм профильле бүлекчәләргә алга таба карау өчен йөкләмәләр бирелде.
Район җитәкчелеге өчен мөрәҗәгатьләрне оператив карау һәм халык белән ачык диалог булдыру мөһим. Кире элемтә уңайлылыгы өчен «Ромашка»чат-боты булдырылды.