Лениногорскида әти-әниләр катнашында "Яшүсмерләрнең проблемалы тәртибе" дәресе узды

2025 елның 26 мае, дүшәмбе

Лениногорск районы "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече тарафыннан «Җаваплы ата-ана мәктәбе» социаль технологиясе буенча чираттагы төркемле дәрес үткәрелде
Очрашуның максаты яшүсмерләрнең проблемалы тәртибен профилактикалау мәсьәләләрендә законлы вәкилләрнең компетентлыгын арттыру, үсеп килүче шәхес формалаштыруда гаиләнең тәрбия тырышлыкларын берләштерү иде.

Дәрес барышында ата-аналар яшүсмерләрнең психологик үзенчәлекләре белән таныштылар. Шулай ук «Стакан» уены ярдәмендә ата-аналар баланың шәхес формалашуына йогынты ясый торган факторлар белән таныштылар.

Дәрес тәмамлангач, ата - аналар күчеш чоры - норма дигән гомуми нәтиҗәгә килгәннәр. Яшүсмер чоры-үсеп җитүнең кирәкле һәм котылгысыз стадиясе. Әгәр ярдәм кирәк булса, һәрвакыт үз әти-әнисенә мөрәҗәгать итә алачагын яшүсмер белергә  тиеш

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International