Лениногорскида "Игътибар, балалар!" профилактик чарасы кысаларында "Кояшкай" 3 нче балалар бакчасында "Имин йөрибез!" дигән балаларның шәхси мобильлек чараларын (СИМ)– самокатларны, роликлы тимераякларны, скейтбордларны куркынычсыз куллануына багышланган акция узды.
Якынлашып килүче җәй – урамда балаларның актив уеннары һәм күңел ачулары вакыты.Педагоглар белән бергә балалар шәһәребез урамнарында тйөрергә теләүчеләрнең барысына да үтәргә кирәк булган кагыйдәләр белән таныштылар
СИМда йөрү буенча берничә кагыйдә:
1. Тротуарлар, җәяүлеләр һәм велоҗәяүлеләр сукмаклары буйлап, җәяүлеләр зонасы чикләрендә, шулай ук транспорт хәрәкәте өчен ябык урыннарда – паркларда, скверларда, ишегалларында һәм шуу өчен махсус билгеләнгән мәйданчыкларда йөрергә мөмкин. Ә мәктәпкәчә яшьтәгеләргә-олылар белән генә!
2. Тротуарларда, башка җәяүлеләргә комачауламыйча, уң яктан акрын гына хәрәкәт итәргә кирәк.
3. Юлны кичәр өчен, җәяүлеләр кичүенең уң ягыннан, җәяүлеләр өчен кагыйдәләргә буйсынып, җайланманы кулга алырга һәм юлны җәяүлеләр кичүенең уң ягыннан чыгарга кирәк.
4. Индивидуаль саклану чараларын кулланырга: шлемнар, тезлекләр, терсәкләр, перчаткалар.
5. СИМ - га юлның машина юлына чыгу тыела!
Исегездә тотыгыз, балаларыбызның иминлеге-уртак кайгырту. Әйдәгез, бергәләп йөрүебезне куркынычсызрак һәм күңеллерәк итик!