Самара өлкәсенең Мастрюк күлләре территориясендә «иВолга»Идел буе федераль округының яшьләр форумы узачак.
Форум 2025 елның 24-29 июлендә Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле И.А. Комаров патронаты астында узачак.
Форумда 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары катнаша ала.
Форумда Татарстан Республикасын яшь галимнәр һәм тикшеренүчеләр, киберспортчылар, яшь программистлар, хәрби - патриотик һәм эзләнү клубларында тәрбияләнүчеләр, иҗади һәм креатив яшьләр, ирекле һәм эзләнү-коткару оешмалары активистлары, сәнәгать секторы хезмәткәрләре, яшьләр оешмалары лидерлары өчен 7 белем бирү программасы кысаларында 85 делегат тәкъдим итәчәк.
Форумда катнашу өчен гаризалар 2025 елның 30 маена кадәр «Россия яшьләре» ФДАИСТА түбәндәге сылтама буенча кабул ителә: https://events.myrosmol.ru/forums/ivolga/.