БПЛА буенча белешмәләр

2025 елның 21 мае, чәршәмбе

Пилотсыз очу аппараты яисә пилотсыз һава судносы пилотсыз авиация комплексы булып тора, аның аермалы билгесе бортта пилот булмау һәм автоном режимда (үз идарәче программасы ярдәмендә) төрле функцияләрне башкару өчен яки кеше-оператор тарафыннан стационар яки мобиль идарә итү пунктыннан дистанцион идарә итү юлы белән мөстәкыйль рәвештә һавада хәрәкәт итәргә сәләтле.

Кагыйдә буларак, аерыла:

билгеләнеше буенча:

- хәрби;

- гражданнар;

конструкция буенча:

- самолет:

- квадрокоптер (мультикоптер);

- зоофоб (кош, бөҗәк формасында).

Һавада БПЛА күргән очракта:

- ашыгыч оператив хезмәтләрне чакыру хезмәтенә 112 һәм 102 номерлары буенча түбәндәге мәгълүматны тиз арада хәбәр итәргә: үз фамилияңне, исемеңне, әтиеңнең исемен; табылган БПЛАНЫҢ урыны, вакыты, саны һәм тибы; очышның якынча юнәлеше;

- мөмкин булганча куркыныч зонадан чыгып, якындагы подъездларга, цоколь катларга, торак йортларның подвалларына, җир асты кичүләренә, җир асты парковкаларына ышыкланырга.

- БПЈІАНЫ видеога төшерү;

- лифттан файдаланырга ярамый

- әгәр сез бинада булсагыз, тәрәзә яныннан китәргә кирәк;

- БПЛАНЫ бәреп төшерергә тырышмаска.

Утырту урыны ачыкланган яки  БПЛА төшкән очракта:

- БПЛАга якын килү тыела;

- аның төшү урыны турындагы мәгълүматны күрсәтелгән телефоннар буенча кичекмәстән хәбәр итәргә кирәк:

- шул ук вакытта БПЛА янында телефон аша шалтыратмаска, бу детонациягә китерергә мөмкин.

БПЛА кулланып зарарлау чараларын кулланганда:

 паникага бирелмәскә. Сезнең гамәлләрегез һәм аларның төгәллеге Сезнең һәм башка кешеләрнең гомерен, сәламәтлеген саклап калырга мөмкин:

Очып барган БПЛА тавышы. Якындагы подъездларда ышыкланырга кирәк. Торак йортларның цоколь катларында, подвалларда. Тоннель кичүләрендә, җир асты парковкаларында;

- ачык урында булганда, урындагы табигый һәм ясалма упкыннардан (су агымы, канау)файдаланып ышыкланырга тырышыгыз;

 -транспортта булмагыз, туктагыз да транспорт чарасыннан чыгып китегез, ышык урын табарга тырышыгыз.

Шунысы мөһим: төшкән БПЛА янына барып, аны фотога һәм видеога төшермәгез - бу сезнең тормышыгыз өчен куркыныч!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International