Лениногорск районында техниканы тикшерделәр

2025 елның 21 мае, чәршәмбе

Лениногорск районы авыл җирлекләрендә дәүләт техника күзәтчелеге бүлегенең расланган эш планы нигезендә  5-22 майда физик затларның техникасына ел саен техник тикшерү уздырыла.

Техник тикшерүләр барышында техникага документлар, документта күрсәтелгән номер агрегатларының, хуҗасының тракторчы-машинист таныклыгының туры килүе, ОСАГО полисы булуы тикшерелә, шулай ук машиналарның һәм прицепларның техник торышының әйләнә-тирә мохитне куркынычсыз эксплуатацияләү һәм саклау таләпләренә туры килүе бәяләнә.

Узган техник тикшерүләр нәтиҗәләре буенча трактор һәм тагылма хуҗаларына техник тикшерүне узу турында таныклыклар язып бирелә, җитешсезлекләре булган техникага аларны бетерү өчен сроклар куела һәм кабат карау датасы билгеләнә.

Үзйөрешле машиналар һәм прицеплар ияләре ел саен үз техникаларын техник яктан тикшерергә тиеш. Аларның уңайлылыгы һәм әлеге чараны оешкан төстә уздыру өчен һәр ел башында инспектор графикта күрсәтелгән урынга барып, оешмаларга һәм физик затларга караган техникага техник тикшерү уздыру графигы төзелә һәм раслана. Авыл җирлекләрендәге җирле үзидарә органнары үткәрелә торган чараның датасы һәм вакыты турында хуҗаларга алдан ук хәбәр итәләр.

Техниканы ышанычлы эксплуатацияләү һәм аны рөхсәт документлары белән комплектлау өчен Гостехнадзор хезмәте аларның хуҗаларын үзләренең «тимер ярдәмчеләрен» техник карауларга вакытында тәкъдим итәргә чакыра.

 

Татарстан Республикасы Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы буенча дәүләт техника күзәтчелегенең баш дәүләт инженер-инспекторы И.Н. Галимов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International