«Гаилә» илкүләм проектын һәм аның составына керә торган «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Лениногорск районында «Исток-Башлангыч» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында инде өч елдан артык «Театр остаханәсе»уңышлы гамәлгә ашырыла. Әлеге эшчәнлек «Актив озак яшәү»программасы нигезендә алып барыла.
Гамәлгә ашыру башланганнан бирле студиядә актив тормыш позициясе булган 15 өлкән яшьтәге граждан катнаша. Режиссер Сидорова Любовь җитәкчелегендә көмеш волонтерларның спектакльләре яңа төсләр белән уйналды. Алар шәһәр һәм районның төрле социаль мәйданчыкларында Н.В. Гогольнең «Вечера на хуторе ближе Диканьки», Жан-Батист Мольерның «Тартюф, или обманщик» әсәрләре мотивлары буенча куелган 25тән артык чыгыш ясадылар.
19 майда «Долголетие» коммерцияле булмаган автоном оешмасы базасында Б.Л. Васильевның «А зори здесь тихие» повесте мотивлары буенча чыгыш ясалды. Уен тамашачыларның йөрәкләрендә яңгыраш тапты һәм онытылмас тәэсирләр калдырды. Финал җырын алар аягүрә басып һәм күз яшьләре белән каршы алдылар.
Социаль эш буенча белгеч Әхмәтшина Венера