Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» комплекслы үзәге гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсенең социаль эш буенча белгече Лиана Габидулина балигъ булмаганнар белән «Имин юл»юл хәрәкәте иминлеге буенча уен-викторина үткәрде.
Уен-викторинаның максаты-катнашучыларның юл кагыйдәләре турында хәбәрдарлыгын һәм юлда игътибарлы булуның мөһимлеген арттыру.
Чара барышында балалар юл хәрәкәте билгеләрен табып һәм төрле ситуацияләрдә үзләрен ничек дөрес тотарга кирәклеген аңлатып, үз белемнәрен практикада күрсәтә алдылар. Бу уенга мавыктыргыч һәм җәлеп итүчәнлек элементын өстәде. Катнашучылар яңа белемнәр генә түгел, уңай хис-кичерешләр дә алдылар.
Белгеч үткәргән викторина уен аша җитди тема турында сөйләү, балигъ булмаганнарның игътибарын җәлеп итү һәм урамнарда куркынычсызлыгын арттыру өчен бик яхшы ысул булды.