Сезне Гариф Ахунов романы буенча төшерелгән легендар «Клад» фильмын карарга чакырабыз.
Нәкъ ярты гасыр элек Свердловск киностудиясе бу картинаны — Татарстан тарихында беренче тулы метражлы нәфис фильм төшерде. Ул безнең нефтьчеләр, аларның хезмәтләре һәм батырлыклары турында сөйли. Ахунов, китап язар өчен, 12 ел алар белән янәшә эшләгән һәм юкка гына: «Хәзинә — ул кешеләр», - дип әйтмәгән.
19 майда 18:00 сәгатьтә Мәдәният сараеның төп залында. Фильм сезне битараф калдырмаячак!
Теркәлегез, урыннар сайлагыз һәм килегез.