"Халыкара гаилә көне" ндә Лениногорск шәһәренең ЗАГС бүлегендә дүрт яңа гаилә теркәлде.
Барлык яшь парларны да чын күңелдән бәйрәм белән котлыйбыз! Бер-берегезгә тугры юлдаш булуыгызны, бергәләп тормыш дулкыннары буйлап ышаныч белән атлавыгызны, яңа офыклар ачуыгызны, матур гамәлләр кылуыгызны, йөрәкләрегездә наз һәм мәхәббәт булуын телибез.
Матур гаилә традицияләрен булдырыгыз һәм арттырыгыз, гаиләләрегезне зурайтыгыз, йортыгызны шатлык һәм балалар көлүе белән тутырыгыз!