Лениногорск районында 2025 елда азык әзерләү техникасының һәм азыксаклагычларның азык әзерләүгә әзерлеген кабул итү конкурсы.
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының конкурс комиссиясе алдында азык әзерләү кампаниясенә техник һәм оештыру әзерлеге турында хисап тоттылар.
Комиссия составына Түбән Кама территориаль ветеринария куркынычсызлыгы һәм дәүләт күзәтчелеге бүлеге башлыгы А. Н.Галимуллин (комиссия рәисе), «Татагролизинг» ҖЧҖнең баш инженеры Р. М. Гыймадиев, Лениногорск авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы И. А. Шамарданов, Дәүләт техника күзәтчелегенең район хезмәтләре, шәһәр ветеринария берләшмәсе һәм Россельхозцентр вәкилләре керде.
Тикшерү барышында комиссия районның 6 хуҗалыгында булды, техниканың, азыксаклагычларның торышын һәм механизаторларның әзерлек дәрәҗәсен бәяләде.
2025 елда азык әзерләү эшләрен башкару өчен Лениногорск районы авыл хуҗалыгы предприятиеләре 10 азык әзерләү комбайны, 26 пресс-җыючы, 27 берәмлек үзйөрешле һәм тагылма чапкыч, 22 төрле төрдәге ургыч, техника әзерләгәннәр.
Техниканың күп өлеше хуҗалыклар белгечләре һәм механизаторлары көче белән ремонтланган, бу хезмәткәрләрнең югары квалификацияле булуын күрсәтә.
Механизаторлар әзерлек линейкасында азык әзерләү техникасының төп төеннәренең төзеклеген, эш урыннарында янгын сүндергечләрнең һәм аптечкаларның булуын, куркынычсызлык таләпләренең үтәлешен күрсәттеләр.
Моннан тыш, комиссияләргә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдимнәре нигезендә хуҗалыкларда механизаторларның хезмәт хакына әзерләнгән бәяләр күрсәтелде.
Комиссия силос траншеяларын һәм азыксаклагычларны тикшерүгә аерым игътибар бирде. Аларның азык кабул итүгә һәм саклауга әзерлеге, шулай ук технологик нормаларны үтәве бәяләнде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча алдынгы урыннарны түбәндәге хуҗалыклар алды:
1 урын: "Август Лениногорск" ҖЧҖ (җитәкчесе-Гыйниятуллин И. И.);
2 урын: «Союз Агро" ҖЧҖнең ЗРПК (җитәкчесе – Шәйхетдинов Ф. М.);
3 урын: «Маркс» ҖЧҖ (җитәкчесе – Ганиев и.М.).
Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләренә 2025 елгы азык әзерләү кампаниясенә җаваплы караулары өчен рәхмәт белдерәбез.