Лениногорск ЗАГС бүлегендә Гаилә көнендә ана капиталы сертификатлары тапшырдылар

2025 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

15 май – Халыкара гаилә көне буларак билгеләп үтелде.

Гаилә ЗАГСта туа, аннары балалар белән тулылана дип санала. Яңа кешенең тууы-зур бәхет һәм зур җаваплылык ул. 

Лениногорск шәһәренең Никахлашу сараенда 9 гаиләгә ана капиталы сертификаты тапшыру тантанасы булды. 

Гаиләләрне  ЗАГС бүлеге начальнигы Кадрия Хәлимова , социаль фонд клиентлар хезмәте җитәкчесе урынбасары Гөлназ Сираева, банк офисы җитәкчесе Шереметьева Марина сәламләде.

Алар гаиләләрне яңа туган сабыйлары белән, тормышта яңа матур чор башлану белән котладылар. 
Сертификатлардан тыш, барлык әниләр дә кыйммәтле бүләкләр алды.

Ә яшь артистлар үзләренең чыгышлары белән ямь кертте, бәйрәм  атмосферасы тудырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International