"Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Тәрбия мәктәбе" технологиясен гамәлгә ашыру дәвам итә

2025 елның 14 мае, чәршәмбе

Лениногорск районындагы «Исток – Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Гаилә» илкүләм проектын гамәлгә кертү кысаларында «Тәрбия мәктәбе»технологиясен гамәлгә ашыру дәвам итә.

Социаль эш буенча белгеч Гобәйдуллина Виктория өлкән яшьтәге әти-әниләрен караучы туганнары өчен дәрес үткәрде. Дәреснең темасы "Гигиена һәм тернәкләндерүнең техник чараларын кулланып ашату" иде. Дәрес вакытында кресло-терәк, карават яны өстәле, адаптив ашханә приборлары, түшәклек – урын-җирдә ашату өчен һәм урын-җирдә баш юу өчен ванна кулланылды. Реабилитацияләүнең әлеге техник чаралары туганнарны карау авырлыгын шактый җиңеләйтә.

Прокат пунктында һәркемнең ихтыяҗы өчен техник тернәкләндерү чараларын сайлап алырга мөмкин. Реабилитацияләүнең техник чараларын дөрес сайлап алу һәм кулланырга өйрәтү мәсьәләсе буенча, шулай ук исемлек һәм сроклар белән танышу өчен 5-16-14 телефоны буенча яки Кутузов урамы, 20нче йорт, 13нче кабинетына шәхсән мөрәҗәгать  итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International