Лениногорскида Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан бәйрәм чаралары узды.
«Мәңгелек ут» монументы янында бәйрәм ачылышы булды. «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов хөрмәтле кунаклар һәм оешма-предприятие җитәкчеләре, йөзләгән лениногорскилылар белән бергә һәйкәлгә чәчәкләр һәм веноклар салдылар.
Мәртәбәле кунаклар арасында Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Ринат улы Хәйруллин, ТР Дәүләт Советы депутаты, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры урынбасары Ринат Шәфигуллин, "Татнефть" компаниясенең директорлар советы әгъзасы, атказанган ветеран Нурмөхәммәтов Рафаэль Сәет улы, ТР Дәүләт Советы депутаты Хәнипов Ирек Гыймазетдин улы бар иде.
Соңыннан һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Аннары «ЛМР» Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфановка парад башлану турында Лениногорск шәһәре хәрби комиссары Рөстәм Мисбахов команда бирде. Хәрбиләр, укучылар һәм шәһәр предприятиеләре хезмәткәрләреннән торган бәйрәм колоннасы тантаналы рәвештә Үзәк мәйданнан үтте.
Үзәк мәйданда «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов һәм хөрмәтле кунаклар барлык лениногорскилыларны Җиңү көне белән котладылар һәм тыныч күк йөзе теләделәр.
"Менә күптән көтелгән юбилей җитте дә инде - 80 ел элек кешелек тарихында иң канкойгыч сугыш тәмамланды. Бүген без ветераннарыбызга, блокадачыларга, фашизм тоткыннарына, тыл хезмәтчәннәренә һәм фронтовикларның тол хатыннарына аерым рәхмәтебезне җиткерәбез. Кызганычка каршы, вакыт рәхимсез. Бүген җиңү белән кайтканнарның 3се генә исән-сау, арабызда -30 Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыны, 41 бер үк вакытта ике категориягә ия: "тол хатын" һәм "тыл хезмәтчәне", 164 тыл хезмәтчәне бар.
Фронтка киткән 12 мең якташыбызның яртысы сугыш кырларында ятып калды. 12 лениногорскилы Советлар Союзы Герое исеменә һәм 3 кеше Дан орденына кавалеры исеменә лаек булды.
Ватанны саклаучыларның хәзерге буыны, илнең намусын һәм куркынычсызлыгын саклап, МХО зонасында неонацизм белән сугышуын дәвам итә. Кадерле ветераннар! Сезнең алдыгызда башыбызны иябез!",- диде Марат Нилевич.
Бәйрәм парады театральләштерелгән тамаша белән алышынды, шәһәр һәм районның иҗат коллективлары матур концерт программалары күрсәттеләр. Шәһәр халкы һәм кунаклары брошка ясау буенча мастер-классларда катнаша алдылар. Шулай ук сугыш чоры рецепты буенча әзерләнгән карабодай боткасыннан авыз итәргә мөмкин иде.
Җиңү көненә багышланган концерт номерлары кичкә кадәр дәвам итте. Бәйрәм салют белән тәмамланды.
Фото: ЛМР матбугат хезмәте